Җырчы Ильмира Хамматованың әнисе хастаханәгә эләккән. «Көне буе хастаханәдә йөреш. Төрле чак булды. Аңламыйча ачуланып, киреләнеп рәнҗеткән чакларым да... Яши-яши генә төшенәм – иң мөһиме янәшәбездә. Калганы үтәр, Аллаһ боерса», – дип язган иде кичә җырчы сторисларында. Җырчы бүген, бу сүзләргә аңлатма биреп, әнисен хастаханәгә салулары хакында сөйләде.
«РКБ юлын таптыйбыз иртә таңнан. Әни өчен борчылып язган кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Шуның кадәр күп яздыгыз.