«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Пәйгамбәребез салләлләһү гәләйһи вә сәлләмгә вәхи ни рәвешле килгәнен аңлаталар.
Әл-Хариc ибне Хишам, Аллаһ аннан разый булсын, бервакыт Аллаһның Рәсүленнән (салләлләһү гәләйһи вә сәлләм): «И-и Аллаһның илчесе, сиңа вәхи ничек килә?» – дип сорый.
Аллаһның Рәсүле (салләлләһү гәләйһи вә сәлләм) җавап бирә:
«Кайвакыт вәхи миңа кыңгырау тавышы сыман килә, һәм бу – минем өчен иң авыр төре. Авырлык вәхине үзләштергәннән соң гына уза. Кайвакыт фәрештә миңа кеше кыяфәтендә килеп...