Калифорниядәге инде бишенче тәүлек янгыннар «котыра». Хәзерге вакытта янгыннардан 16 кеше һәлак булган, 300 мең кеше эвакуацияләнгән. Меңләгән йорт янган, гомуми килгән зыян 150 миллиард доллар дип исәпләнә.
Шушы авыр көннәрдә штатта мародерлык та «чәчәк ата» башлаган. Кайгы-хәсрәт күпчелек халыкны берләштерсә дә, мондый вакыйгалардан үзләренә файда эзләүчеләр дә юк түгел. Бу хакта Лос-Анджелестагы татар җырчысы Гөлназ Батталова яза.