АКШның Калифорния штатындагы куркыныч янгыннарның сәбәбе – электр үткәрү челтәрендә чыбык өзелү булган, дип яза «Bloomberg».
Янгыннар 7 гыйнварда Лос-Анджелесның көнбатыш ягындагы урманнарда башланды. 8 гыйнварга инде популяр шәхесләрнең яшәү, ял итү районы Пасифик-Палисейдста эвакуация башлана. Урманнарда башланган янгын, көчле җил булу һәм вакытында сүндерелмәү сәбәпле, торак йортлар януга китерде. Хәзер янгын куркыныч күренешкә әйләнде – аны сүндерү генә түгел, чикли дә алмыйлар. Президент...