Бу туңдырмага төрле җиләк-җимешләр кушсаң тәмле була.
Кирәкле ингредиентлар: 200 г 33% сөт өсте (сливки), 450 г йогурт (бернинди тәмләткечләр кушылмаган), 90 г шикәр оны (пудра), 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г повидло (җиләк-җимеш пюресы), 50 г катырылган җиләк-җимеш.
Сөт өстенә шикәр оны һәм ванилин салып, миксер белән күпертергә. Аннары йогурт кушып, кашык белән бутарга. Шуннан соң җиләк-җимеш пюресы өстәргә. Мәсәлән, кибеттә сатыла торган манго пюресын куллану бу туңдырмага экзотик тәм бирәчәк.