«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, мәдәният министрының киңәшчесе Салават Фәтхетдиновны кунак итеп чакырган.
Л.К.: Менә хәзер мактаулы исемнәрне бик иртә бирәләр, дип еш кына әйтә кайберәүләр. Сез үзегез ничек карыйсың моңа?
С.Ф.: Сезнең белән өлешчә килешәм. Нәрсә ул атказанган исеме? «Татарстанның атказанган артисты» исеме халыкның игътибарын, мәхәббәтен яуласаң, дөрес җырласаң, татарча җырласаң, бирелә.