Сочида 8 яшьлек малайның кулында петарда шартлаган, аның кулы һәм күзе имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Яңа ел бәйрәмнәре Сочида яшәүче гаилә өчен фаҗига белән тәмамлана. 6 гыйнварда әнисе эштә чакта бала петарда аркасында имгәнә.
Әни кеше полициягә гариза яза, ул баласы янында петарда шартлавын әйтә.
Ачыкланганча, бала өйдә үзе генә була. Әнисе эштә чакта, ул пиротехника белән уйный. Петардага ут каба, ул баланың кулында шартлый.
Бала җитди имгәнә, кулы яралана, күзенә зыян килә.