Татарстанның танылган җырчысы Гөлдания Хәйруллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә тормыш иптәше баянчы Рөстәм Хәйруллинны искә ала.
«Бүген композитор, баянчы, тормыш иптәшем Рөстәм Хәйруллинның туган көне. Исән булса, 65 яшь тулган булыр иде. Аның иң беренче минем өчен иҗат иткән һәм мине халыкка таныткан җыры – «Бәллүр чишмә». «Җиләкле җәй» дигән җыры – чын мәгънәсендә халык җырына әверелде. Бу җырны татар милләте яшәгән җирдә белмәгән кеше юк. «Киңәш», Яшәтәсе иде әниләрне», «Гомер уза»...