Яңа гына никахы булган Гөлназ Сираева социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа видео куеп, халыкның кызыксынуын тагын да арттырган. «Ник без иртәрәк очрашмаганбыз?» дигән сорау куйган ул видеога.
Видеода күренгәнчә, анда аларның никах фотосы, аннары Гөлназ Сираеваның «Алтын барс» тоткан яшь чагы һәм ире Илгизнең малай чакта балыкка баргач төшкән фотосы.
«Сез төрле җирләрдә йөргәнсез», «Гали дә, Вәли дә үз эшендә булган», «Вакыт булмаган инде» дип язучыларга «Әйе, мин – «Алтын барс», ул балык тоткан» дип җавап биргән Гөлназ.