Татар эстрадасына бик күп популяр җырлар биргән талантлы композитор Габдразак Миңгалиев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчы Асылъяр яза. Габразак Миңгалиев – Асылъярны халыкка таныткан «Сөю хакына» җырының да авторы.
«Габдразак абый бакыйлыкка күчкән, дигән хәбәр килеп иреште. Күңелгә шундый авыр булып куйды… Татар дөньясына күпме матур җырлар бүләк иткән талантлы композитор музыкант, иҗатчы иде ул.
Студент вакытта аның янына җырлар сорап еш бара идем. Беренче курста укыйммы, икенчедәме, төгәл әйтә алмыйм.