XIX гасыр азагында АКШның көнбатышында әле эшкәртелмәгән зур җирләр була. Биредә индеецлар яши, һәм ковбойлар терлекләрне куып йөри. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.
Җир эшкәртү хезмәтен кертергә маташкан хакимият территорияне кимендә 5 ел эшкәрткән һәркемгә җирне бүләк итә. Ләкин моны күпләр булдыра алмый.
Агач җитмәү фермерларга ныклы итеп баганалар куярга мөмкинлек бирми, ә башка коймаларны ковбойлар куып йөри торган маллар җиңел генә җимерә.
Күпләр үзләренең эшкәртелгән җирләре өчен койма ясарга маташа.