Бөтен дөнья мөселманнарының изге шәһәрләре булган Согуд мәккәсендә һәм Мәдинәдә чын су басу күзәтелә, дип яза Saudi Gazette. Берничә көн койма яңгырдан соң бу шәһәрләрнең урамнарына су агымнары шулкадәр тиз аккан ки, машина йөртүчеләргә сүнгән автомобильләрне машина юлының нәкъ уртасында ташларга туры килгән. Югыйсә, аларга су тиз тула торган «легковушкаларда» һәм туристик автобусларда тончыгу куркынычы янаган.
Согуд Гарәбстанының метеорология ведомствосы Мәккә һәм Мәдинәдәге су басу аркасында...