«Хозур дин турында» телеграм-каналында, күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме, дигән сорауга җавап чыкты.
Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.
Ләкин күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.
Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйбер тагу – «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән.
Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар.