Чаллыда яшәүче коуч Илүзә Әминова, Яңа ел ялларында авылга – әти-әнисе йортына кайтып өй җыештырганнан соң, кызыклы хатирәсе белән уртаклашкан:
«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле». Кечкенә чагымда «зурлар» сөйләшкәндә шундый фразаны ишетеп, күңелемдә кайнана кешене кызгану, килен кешегә ачу катыш аптырау хисләре кичергәнем исемдә. Чөнки кайнана тиешле апа-әби минем күз алдында бик пөхтә, җыйнак апа булып истә калган.
Вакыт уза һәм бу хәтирә күңелдә яңарырлык һәм ачыклык керерлек хәлләр белән очрашам.