Казанда шагыйрь, әдәби конкурслар призеры Рөстәм Әбүбәкеров югалган. Бу хакта «Интертат»ка шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Наилә Ахунова хәбәр итте.
- Дуслар! Шагыйрь Рөстәм Әбүбәкеров югалды. Аңа 44 яшь. Безнең әдәби берләшмәдә катнашты, кызыклы шигырьләр яза, әдәби конкурслар призеры. 3 гыйнварда ул чаңгыда йөрергә дип чыга һәм югала... Начар гадәтләре юк иде. Табарга булышыгыз, зинһар! - дип яза Наилә Ахунова ВКонтакте сәхифәсендә.
Рөстәм Рәис улы Әбүбәкеров 1980 елда туган. Югалу урыны: Казан шәһәре.