Җырчы Әлфинә Әзһәмова журналист Линар Закировның «Әйтче» проектында, «Мәскәүчә» тапшыруы кысаларында, альбомнар чыгарып, күп итеп акча эшләгәне турында искә алып сөйли.
– «Мин синең йолдызың» җыры – Оскар Усмановның җыры. Бу җыр икенче альбомымда чыккан иде. Беренче альбомым «Төнге урам» дип атала иде. Бу җырны Оскар Усманов билгеле булмаган бер җырчыга сатып бирмәкче булган. Ул җырчының акчасы булмаганмы, әллә ул ни сәбәпледер баш тартканмы, җырны ошатмаганмы… Аннары бу җырны хатын-кыз алмагач, продюсерлар миңа бирделәр.