Камыр өчен кирәк: 400 мл сөт, 2 йомырка, 100 г ак май, 10 г коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 2 чәй кашыгы ванильле шикәр, ярты килограмм тирәсе он.
Җылы сөткә шикәр комы, ванильле шикәр һәм чүпрә салып бутап, күбекләнгәнче, 15 минутка читкә алып куярга. Аннары йомырка, тоз, эретелгән ак май һәм он өстәп, йомшак кына камыр басарга. Камыр кабарсын өчен, 1-2 сәгатькә җылы урынга куярга.
Кабарган камырны 1-2 сантиметр калынлыкта җәяргә. Аннары берәр савыт ярдәмендә түгәрәкләр кисеп чыгарга...