Татарстан табиблары баланың бавырына кергән энәне чыгарган. Малай уйнаганда энәгә кадалган булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
2 гыйнварда Кама балалар медицина үзәгенә бер баланы китерәләр. Уйнаганда аның эченә энә керә, ул плевраль куышлык аша узып, бавырга кадәр кереп китә. Теләсә кайсын мизгелдә энә бавырга тирәнрәк кереп китеп, кан тамырларына һәм үт юлларына зыян китерергә мөмкин була.
Баланы ашыгыч рәвештә хирургия бүлегенә салалар. Кама балалар медицина үзәге табиблары...