Таиландта Россия туристлары белән автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. «Shot» телеграм каналында хәбәр ителгәнчә, һәлакәт Паттайяга кергәндә булган.
37 пассажир утырган автобус Toyota Fortuner автомобиленә бәрелгән һәм бетон коймага барып кергән. Автобусның алгы сул як өлешенә зыян килгән, алгы тәрәзәсе коелган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 27 кеше имгәнгән, алар арасында - Россия туристлары һәм автобус йөртүчесе. Зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә җирле хастаханәгә алып киткәннәр.
Автобус бәрелгән мизгел видеога эләккән.