Бәла аяк асытнда йөри дип тиккә генә әйтмиләр. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә юлыккан, шул сәбәпле, тормыш иптәше Эльмирага биргән вәгъдәсен дә үти алмаган. Бу хакта ул ватсаптагы статусларында сөйләде.
«Барыгызны да яңа еллар белән, дуслар. 29ы көнне бер чарадан чыгып барганда күңелсез хәлгә очрадым. Үлә-бетә ашыгып, ялгыш бастым да, аягымны авырттырдым.
Бүген менә әкренләп аякка бастым, аксап кына йөрим. Тәтишкәгә 1 гыйнварда сине чаңгы шуарга алып барам дигән идем, килеп чыкмады.