1. Италиядә Яңа ел төнендә кирәксез әйберләрне тәрәзәдән ташлау гадәте бар. Соңгы елларда, иминлекне саклау сәбәпле, бу гадәт бераз югала башласа да, әле дә бәйрәм төнендә урамда каршыңа берәр иске кәнәфи килеп төшсә, аптырамагыз. Моны итальяннар Яңа елга уңыш чакыру ысулы дип саный. Барысы да шау-шу, җырлау, кычкырулар, фейерверклар белән үрелеп бара.
2. Тәрәзәдән әйбер атучы тагын бер ил – Аргентина. Алар диваннарны ук атмасалар да, соңгы эш көнендә, иске ел белән саубуллашып, иске календарьларны...