Телевизион тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина үзенең иң кадерле Яңа ел бүләген күрсәтте. Ул «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
«Мәктәп елларыннан башлап минем мактау кәгазьләрем, дипломнарым бик күп, һәм алар төрле юнәлеш буенча: уку, җыр, бию, йөгерү, чаңгы ярышлары, кул эшләре буенча да җиңү яулаган идем. Алар мине бүгенге көнгә алып килгәннәр икән.
Данлыклы, тарихи Камал театры бинасында әлеге бүләккә ия булу – аеруча да сөенечле! Минем...