Көньяк Кореяның «Jeju Air» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшеп утырганда һәлакәткә юлыккан. Ул Таиландтан Кореяның Муан шәһәренә очкан булган. Анда барлыгы 181 кеше булган - 6сы экипаж. Самолет төшеп утыру полосасыннан чыгып китеп коймага бәрелгән һәм яңа башлаган. 175 пассажирның 173е һәлак булган. 2 кеше исән калган. Экипаж турында әлегә мәгълүмат юк, дип хәбәр итә Yonhap.
"Комсомольская правда" очкычта Россия кешеләре булмаган дип яза. Һәлакәт сәбәбе - колларга бәрелү, дип яза басма.