Ильмира Нәгыймова, үз кулын тоткан ир-атның кулын чираттагы тапкыр күрсәтеп, тамашачыларының тынычлыгын алган. Җырчы социаль челтәрләрдә элек тә үзенең сөйгәнен күрсәткәли иде. Дөрес, ул аның йөзен каплап куя. Нәгыймова әлеге ир-егет белән инде 2 елдан артык бергә булуларын да әйтте.
Халыкның бер ише «Кем булса да, сине бәхетле итсен, балаларыңны кабул итсен», «Кыланырга, җырларга кулыннан килә, бик талантлы җырчы, иҗади уңышлар сиңа» дип теләгән.