Удмуртиянең элекке авыл хуҗалыгы министрының кызы – Алабуга районының Малореченский бистәсендәге «Мир» терлекчелек комплексы фермасының хуҗасы Елена Собина тоткарлаган, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.
Әлеге фермада кичә 6 кеше янып үлде.
Эшчеләрнең барысы да Үзбәкстаннан килеп законсыз яшәүчеләр була. Барактагы янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын дөрес кулланмау.
«Саксызлык буенча кеше үтерү», «Законсыз миграция оештыру», «Иминлек таләпләренә туры килми торган...