Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова Яңа ел табына тиз әзерләнә, шул вакытта табынны бизәрлек үзенчәлекле һәм тәмле дә кабымлык рецептларын тәкъдим итә.
Беренче яңа кабымлыкның нигезе дөге кәгазе (аны интернет-кибетләрдә табарга мөмкин) була. Аны үсемлек маенда куырып алгач, эчлек әзерлибез.
Аз тозлы форель балыгын, авокадоны шакмаклап турарга, дөге кәгазенә салырга, көнҗет орлыгы сибәргә һәм бальзамик соус салырга. Кабымлык әзер!
Бу кабымлык өчен колбаса, руккола, черри помидоры...