«Татар радиосы»ның элеккеге алып баручысы Лилия Кадыйрова ире Илфат Вакказовны гомер бәйрәме белән котлап шигырь укыган.
«Минем кадерле иремә! Тормышыңда нәрсә генә булса да, яннарыңда мин булырмын! Шуны онытма!» – дип котлавына «Рәхмәт, бәхетем», – дип җавап язган ире.
Лилиянең иренә багышлап укыган шигырен тыңлаучылар «күпме хис, нинди җылылык», «каз тәне чыкты» дип хисләнгәннәр.
Лилия 1 ел элек кенә Саба егетенә кияүгә чыгып, авылга күченеп кайтып киткән иде.
«Татар...