Казанның кайбер мәктәпләрендә – аерым алганда Совет районы мәктәпләрендә эвакуация уздырылган. «Лазурные небеса»дагы янгын сүндерелгән дип әйтергә була, аз гына төтен чыга.
Казанда 5 шартлау тавышы ишетелде. Ике дрон «Лазурные небеса»га һөҗүм итте, өченчесе – «Манхэттен» торак комплексына, бер дрон калдыклары Клара Цеткин урамындагы биш катлы «хрущевка» түбәсенә төшкән. Тагын бер дрон Идел (Казансу) өстендә бәреп төшерелгән, дип яза телеграм каналлар.
Шартлаулар булу сәбәпле...