«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Хәез вакытында нәрсә эшләргә ярамый?» дигән сорауга җавап чыккан.
Хәез – хатын-кызлар табигатенә бәйле, һәр ай була торган күренеш (менструация).
Бу вакытта хатын-кыз пакь булып саналмый, ул намаз кылмый, ураза тотмый, Коръән китабын кулына алып укымый, мәчетнең фарыз залына керми; бу вакытта якынлык кылу катгый тыела.
Хәез вакытында зекерләр укырга (тәсбих тартырга), догалар кылырга, яттан белгән аятьләрне укырга һәм кабатларга...