Диңгез буе краенда аю аучыны ботарлаган.
Аучы аюларны атарга еш йөри торган булган, әмма бу юлы үзе ерткычның корбаны була. Сәбәбе – ау мылтыгында патронның тыгылып калуы. Ул аюның өнен табып, аңа бер тапкыр ата, әмма икенче патрон мылтыкта тыгыла. Аю аучыга ташлана. Аның соң чиккәчә аюга каршы көрәшкәне ачыкланган – пычагын чыгарып, еркычны үтермәкче булган.
Аучылар еркычның кая киткәнен ачыклый башлыйлар. Әгәр ул урманга качкан булса, аңа тимәячәкләр, шәһәр тирәсенә килгән булса, атып үтерәбез, дип хәбәр итәләр.