Казның бүтәкәсен тозлы суда гына пешерсәң дә бик тәмле, әлбәттә. Әмма алардан берәр үзенчәлекле ризык әзерләп, авыз итсәк тә зыян булмас. Бүтәкәгә хас үзенчәлекле ис һәм тәме дә басылыр, дип яза «Яшел Үзән».
Ингредиентлар: 400 грамм каз бүтәкәсе, 2 уртача кишер, 1 суган, 1 чеметем тоз, тәменчә борыч, 0,5 чәй кашыгы тавык өчен тәмләткеч, 2 тырнак сарымсак, 300 мл су, 100-120 грамм каймак, 2 дәфнә яфрагы, 40 мл үсемлек мае, яшеллек.
Бүтәкәләрне берничә уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез.