Смоленск шәһәрендә 8 декабрьдә янгында 10 яшьлек малай һәлак була. Аннары бала гәүдәсендә кыйналган эзләр, махсус гарипләндерү билгеләре табыла – баланың чәнчи бармагы кисеп алынган. Фатирга баланың үз атасы ут төрткән. Аннары керә торган ишекне бикләп куйган. Мәрхүм малай, әнисе үлгәч, әтисе белән яши башлаган булган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
51 яшьлек ир-ат улын ялгыз үстерә. Баланы вәхшиләрчә үтерү сәбәбе – талаш, дип аңлата ул.
Якшәмбе көнне төш вакытында фатирда янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр.