Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән абыйлы-энеле Илнур һәм Нияз Ваһаповлар махсус операциядә башларын салып, гүр иясе булдылар.
Ни кызганыч, алар мәхәббәтле, имин гаиләдә үскән егетләр түгел. Әти-әни назыннан мәхрүм калгач, энекәшләрен бертуган абыйлары Илһам кайгыртып яшәгән. Курсабаш авылында яшәүче Илһам Ваһапов белән без дә сөйләштек.
Илнур (1986 елгы) һәм Нияз (1989 елгы) махсус хәрби операциягә контракт белән узган елның 28 ноябрендә киткәннәр. Илнур гаиләсе, 2 баласы белән Шәмәрдәндә яшәгән...