Башкортстанда көллият укытучысы юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Дуван күп профильле көллиятенең Малаяз авылындагы филиалы укытучысы Александр Чванов авариядә үлгән, «На земле Салавата» басмасы белешмәсе буенча, ул быел җәй 55 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән.
Юл һәлакәте кичә кич Кропачево – Мәсәгут юлында була. Биредә «Лада Ларгус» белән «Семерка» бәрелешә. Александр Чванов «Семерка» белән идарә иткән. Ул имгәнгән һәм Мәсәгут үзәк район хастаханәсендә үлгән.