Татар эстрадасы юмористы Данир Сабиров әтисе белән Үзбәкстанда булган вакытта, язылучыларын үзбәк туганнары белән таныштырган иде. Шушы көннәрдә ул үзбәк туганнарыннан сәлам җиткерде һәм алар җибәргән видеоны күрсәтте.
Видеода күренгәнчә, телевизор экранында Данир җырлый, балалар белән бер ханым бии. Ә башка туганнары өстәл тирәли җыелган, кунак булып утыралар. Алар арасында Данир Сабировның әтисенә бик нык охшаганы да бар. Аны «Данирның әтисе» диючеләр, шулай ук «әтисенең энесе» дип төзәтүчеләр дә бар.