Татар эстрадасы артисты, юморист Рамил Шәрапов командасында 5 ел актриса булып эшләгән Рәзилә Динмөхәмәтова үзенең төркемнән китүе турында хәбәр итте. Ул, бергә эшләгән хезмәттәшләрен гаепләп, социаль челтәрләрдә зур гына язма урнаштырган. Рәзилә коллегаларын үзе турында төрле гайбәтләр таратуда, ямьсез сүзләр сөйләүдә, көнчелектә гаепли. Аның сүзләренчә, ул соңгы елны төркемдә зур авырлык белән эшләгән.
«Дно! Димәк, барысы да мине куа! Мин бүтән дәшмәскә җыенмыйм! Мин үземне чүплектән тапмадым!