Кичә «ел туе» булды – танылган буйдакларының берсе, популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр өйләнде, дип хәбәр иткән идек.
Социаль челтәрләрдә мәҗлескә чакырылган бихисап кунаклар тарафыннан төшерелгән беренче фото-видеолар да пәйда була башлады. Аларның кайберләрен Ренат үзе дә сторисларына күчереп куйган. Туйдагы бөтен кешеләр сокланган мизгел – кәләшнең Ренатка багышлап җыр башкаруы булган. Әлеге видеоны Айваз Садыйров социаль челтәрләргә куйды.