Бу пиццалар бик тиз әзерләнә. Аның рецептын социаль челтәрдәге сәхифәсендә блогер Рәмзия Вәлиева хәбәр итә.
Әзер ләвәшне пергамент кәгазьгә куярга. Өстенә сыр (моцарелла) уарга. Өстенә тагын бер ләвәшне куярга, шулай ук өстенә сыр уарга һәм өченче ләвәшне куярга. Аның өстенә томат пастасы салырга, сыр, колбаса, түгәрәк итеп киселгән помидор, зәйтүн җимеше куярга.
Шула ук ананас белән тавык түшеннән дә пиццаны шундый тәртиптә пешерергә була. Тавык түшен шакмаклап турарга, тәмләткечләр...