Әти-кыз дуэты – Айдар Галимов белән кызы Айгизә тамашачыларына «Әти кызы» дигән җыр тәкъдим итте. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә җырны һәм Айгизәнең тавышын яратып кабул иткәннәр.
Интернет киңлекләрендә артык ачык киемнәре белән шау-шу куптарган җырчы кызы, әтисе белән җырлаганда да үз стиленә тугры калган. Мондый күлмәкләрен башка урында кисен, тик әтисе белән бергә чыгыш ясаганда тыйнаграк киенергә кирәк, дигән фикер белдергән халык.
«Барысы да матур, әмма сәхнәгә әтиең белән чыккансың икән...