«Татар радиосы» алып баручылары, якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап, күңелгә үтәрлек видеоролик төшергән. Радиода эшләүчеләр, әниләренә шалтыратып, аларга үзләренең яратуларын белдерәләр. Әниләрнең реакцияләре дә бик кызык. Кайсысы: «Ой, кызым, елата яздың, мин дә сине яратам», – дип җавап кайтара. Икенчеләре: «Мин дә сине яратам, нәрсә булды?» – дип аптырап кала. «Радиодан берәр уен бара, ахры», – дип, барысын да аңлап алучы әниләр да була.
Видеоны караучыларга, аеруча да, Зилә Сабитованың әнисе белән сөйләшүе ошаган.