Сүземне шуннан башлыйсым килә: тере тавышка җырлап, артист үзен бөтен асылы белән ачып салган концертны каравы рәхәт, бик рәхәт. Моның өчен Зәйнәб апага рәхмәт диясем килә. Кайбер концертларда шоп-шома яңгыраган җырларны тыңлап, ярты гомер үтә. «Мине алдарга маташалар, ахры» дигән уй башка шыплап кереп урнаша, җыр белән ләззәтләнү урынына, артистның микрофоны артыннан күзәтеп, шул ялганны «тотарга» тырышып утыра башлыйсың. Зәйнәб апа исә сәхнәдә яши, һәр җырын тавышының бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп башкара.