«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ә син?» тапшыруын алып баручы Әбри Хәбриев җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы кунак итеп чакырган. Артист комплекслар турындагы сорауга җавап бирде.
Ә.Х.: Комплексларың бармы?
Г.Ш.: Мин блефаропластика ясаттым, ягъни күз кабагының формасын үзгәрттем. Бер күземнең кабагы күбрәк төшкән иде. Миңа макияж ясаганда, «стрелкалар» ясарга кыен иде. Ясаттым да, хәзер «кайф», «красотка» бит. Үзем белән канәгать, шулай булганда, тагын да күбрәк эшләр башкара алам.