Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә балачак хатирәләренә бирелеп, язылучыларының да күңелен кузгаткан.
«Без бәләкәй чакта, авылның басу ягына бара торган юл өстендә пилорама бар иде. Без – әни, мин, сеңелкәш – көнаралаш пычкы чүбенә (опилка) алырга менә идек. Бик үк якын түгел, тулыр-тулмас 1 км чамасы. Опилканы мал астына җәяргә алып кайта идек. Бигрәк тә көз айларында, малларны абзарларга япкач, яңгырларда мал асты чиста булсын, дип тырыша идек. Уйлап карасаң, 1 капчык утын чүбе җиңел түгел бит ул.