Автор-башкаручы, композитор, икмәк пешерү эшен алып баручы Айдар Тимербаев «ТНВ» каналында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган
Л.К.: Сез хатыныгыз белән ничә ел бергә инде? Хисләрне саклар өчен нәрсә булырга тиеш, аны ничек сакларга?
А.Т.: Без 30 ел бергә! Белгеч кебек әллә ниләр әйтә алмыйм. Мәхәббәт – беренче урында, аннары – хөрмәт, бер-береңне аңлап яшәү, барыбер төбендә мәхәббәт ята.
Л.К.: Бу – «яраткан кешеңә генә өйләнергә һәм кияүгә чыгарга» дигән гыйбарә инде.