Сентябрь аенда Мәскәү шәһәрендә Камал театрының зур гастрольләре үткән иде. Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Интертат»ка әлеге гастрольләрнең Мәскәү тамашачысы тарафыннан ни дәрәҗәдә көтеп алынганлыгын сөйләде, спектакльләрне үзләре өчен «бер йотым саф һава» дип бәяләде.
Безнең Мәскәүгә Камал театрының инде 5 ел килгәне юк иде. Әйдәгез, дөресен әйтеп сөйләшик. Бүгенге көндә 25 миллион кеше яшәгән Мәскәүдә бер генә татар балалар бакчасы да, яхшы татар мәктәбе дә юк. Бездә татар теле бик авыр хәлдә.