Оренбург судында укытучыны атып үтергән Азамат эше карала.
Бу фаҗига март аенда сайлаудан соң була. Первомайский бистәсе зираты янында автомобильдә 36 яшьлек укытучы Иринаның мәете табыла – ул пулялардан танымаслык хәлдә була. 30 яшьлек участковый Азаматның да мәете шунда була – ул үз автомобилендә башта Иринаны, аннары үзен атып үтергән. Хатынның кулына богаулар киертелгән була, башына исә күп тапкырлар атканнар. Икесе дә тыныч, зыянсыз кешеләрнең фаҗигале үлеме кешеләрне тетрәндерә – офицер Иринаны үтергәнгә ышанмыйлар да.