22.00 сәгатькә – Аслан Бжания кире уйлавын, беркая да китмәсен белдерде.
Бүген Абхазиядә оппозиция протест акциясе оештырды. Хөкүмәт сәясәте белән риза булмаучылар парламент бинасын штурм белән алды. Тимер ишекләрне вату өчен, алар машиналар куып китереп, шулар белән таран ясадылар һәм бинага бәреп керделәр.
Хөкүмәт бинасын алгач, оппозиция хөкүмәт биналарыннан китмәячәген, бирелмәячәген белдерде.
Оппозицион «Абхаз халык хәрәкәте» рәисе Адгур Ардзинба президент Аслан Бжанияне отставкага китәргә чакырды...