Бүгенге көндә сәяхәт итәргә теләгең булса, өстәвеңә кесәләрең дә акча белән тулып торса – рәхәтләнеп җиһанны гиз генә. Чикләр юк. Самолётлар очып тора, поездлар йөреп тора. Кайчан гына әле җылы якларга, чит илләргә байлар гына бара, дигән стереотип белән утырсак, хәзер уртача керемле халык та чит-ят җирләрдә йөри. Шулай да дөнья тирәли сәяхәткә кузгалучы иптәшләр сирәк сыман. Ә бар бит дөньяны урауны үз алларына максат итеп куеп, океаннар буйлап суднода шундый сәфәр кылучылар. Күптән түгел генә бездә дә нәкъ шундый сәяхәтчеләр булып китте.