Рамил тумышы белән Казаннан. Ул – өлкән прапорщик, разведка взводы командиры урынбасары. Ул 22 ел гомерен армиягә багышлаган, ә пенсиягә чыккач, үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.
Хатыны Лилия белән 5 бала үстерәләр: кечесенә 4 яшь, олысына – 20. Ә күптән түгел хәрбинең олы улы да контракт белән хезмәт итә башлаган. Хәрби хезмәткә икенче улы да әзерләнә. Алар барысы да кайчандыр әтиләре хезмәт иткән частьта хезмәт итә.
Рамил үзе кечкенәдән хәрби булырга хыялланган ...