Краснодар краенда хастаханәдә 10 айлык кыз бала вафат була. Аңа дару урынына хайваннарны йоклатып үтерә торган препарат кадаганнар, табиблар баланы коткара алмаган. Шәфкать туташы баланың үлемендә гаепле булуын танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Октябрь уртасында баланың ата-анасы мораль зыян өчен компенсация сорап судка мөрәҗәгать иткәне билгеле була. Алар 6 млн сум таләп итә.
«Безнең баланы кайтарып булмый инде, бернинди сумма безнең югалтуны каплый алмый. Без реаль таләпләргә якын булырга телибез»...